WEB газета

Текстовая версия «Зилант-Дөнья» Kazan. Tatarstan. World Вакыйгалар, язмышлар,
ижат

ТУКАЙДАН ИЛҺАМ АЛЫП

Татар әдәбиятының, татар сәнгатенең ихласлыгын, кешелекле рухиятен, самимилыгын
саклап иҗат итүче Ф.Камал үзенең нәкыш әсәрләрендә заманча фикерләү һәм сурәтләү
ысулларын таба. Милли рухи-эстетик кыйммәтләрне хәзерге заман ритмына һәм фикерләвенә
күчереп үзгәртә (трансформацияли) алу сәләте Ф.Камал картиналарында күзгә ташланып
тора. Шуңа күрә >>>>

ТАНЦЕВАЛЬНЫЙ МАРАФОН

ДТМ-2011 — Татар яшьләре коннәре

XXI Дни татарской молодежи были насыщены семинарами, конкурсами, экскурсиями
и интересными встречами. В конце июля 2011 года около 200 юношей и
>>>>

Туфан белән хушлашу

3 май көнне Туфан Миңнуллин белән Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында
хушлаштылар. Матәм җыенына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе
Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры
урынбасары Зилә Вәлиева, башка рәсми затлар, иҗатташ дуслары, якыннары килгән иде.
Зилә Вәлиева, матәм җыенын ачып җибәреп:
>>>

Клайпедада Европа татарларының берләшүе
турында фикерләштеләр

21-22 апрель көннәрендә Литваның Клайпеда шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты Бюросының “Европа татарларының берләшүе” дигән темага күчмә утырышы
узды. Әлеге утырыш Клайпедадагы “Нур” татар җәмгыяте белән берлектә оештырылды.
Аның эшендә  >>>

Кан тамырын кистем

В 1992 г. М. Аглямов был удостоен за свои стихи Государственной премии Республики
Татарстан имени Г. Тукая. За просветительскую деятельность среди детей и школьников
он удостоился литературных премий им. Фатиха Карима и им. Абдуллы Алиша.>>>>

ИСКИ-КАЗАНЬ

Книга: История татарского народа и Татарстана.
(Древность и средневековье) (Р.Г.Фахрутдинов)

Здесь, на высокой горе, горел костер около шести веков тому назад – об этом свидетельствуют
сохранившиеся тут же монеты начала XV века. Монеты серебряные, однако они сильно
потускнели, покрылись >>>

Казанская
экзотика

Казань – культурная столица российского Поволжья – город многих религий. Здесь,
наряду с многочисленными мечетями и православными храмами, можно найти синагогу,
лютеранскую кирху, католическую часовню (на кладбище) и общину общества Сознания
Кришны в пригороде Юдино.

Но в Казани есть и еще одно уникальное для России место – «Храм Мира», где
>>>

Уфада милли мохтариат җыелды

На 3 конференции региональной национально-культурной автономии татар Рамиль Бигнов
отчитался за работу РНКАТ, с приветствиями выступили представители высшего руководства
РБ, собрание благословили муфти Талгат Таджетдин, вице-премьер РБ Салават Сагитов.
Федальный центр и Татарстан представлял
>>>

21 Апреля 2012

В Уфе проходит III конференция Региональной
национально-культурной автономии татар Башкортостана

 В уфимском татарском театре «Нур» проходит III конференция Региональной
национально-культурной автономии татар Республики Башкортостан (РНКАТ РБ). В ней
принимают участие более 300 делегатов из городов и районов Башкортостана, представители
органов государственной власти республики, средств массовой информации и мусульманские
деятели. >>>

Безнең көч — бердәмлектә!

Шимбә көнне Уфа “Нур” татар дәүләт театрында  Башкортстан татарлары төбәк 
милли-мәдәни мохтәриятенең III конференциясе булды. Анда республиканың 54 районы
һәм 9 шәһәреннән сайланган 337 делегаттан 329 кеше катнашты. Шулай ук 60тан артык
кунак һәм җитәкче органнардан 20ләп рәсми кеше килде. Алар арасында Президент Хакимияте
>>>

КАРАВЫЛ, ТАЛЫЙЛАР!

Дөнья модасында җуелмас эз калдырган Коко Шанель әйтә: «Дөньяда
бар акчалы кешеләр, бар бай кешеләр». Минем танышлар арасында тегеләре дә, болары
да бар. Ләкин аларның бик сирәген генә яхшы кешеләр дип атый алам. Төрле алдау-йолдау
юлы белән акча, байлык туплап, шыплап тулган сандык өстенә менеп утырып, шуннан
милләт, дин өчен сукыр тиен бирергә дә жәлләгән кешене нинди генә мөлкәтле, уңган,
тырыш кеше булса да, хөрмәт итә алмыйм.
>>>

Казан башкортлары корылтае оешты

Атна азагында Казанда башкорт сөйләме, башкорт җырлары яңгыраган кызыклы чаралар
узды. Халыклар дуслыгы йортында Казан башкортлары корылтае оештырган түгәрәк өстәл
сөйләшүендә Башкортстанның абруйлы вәкиллеге, Чаллы, Түбән Кама, Самар башкорт оешмалары
җитәкчеләре катнашты, төштән соң Уфадан килгән мәртәбәле
>>>>

Лаборатория таланта и  любви

В Казани открылась новая лаборатория “Свободная сцена”, в которой молодые режиссеры
могу заявить свои творчекие замыслы в формате миниспектакля. Эту идею,
>>>>

Выдающийся дипломат, наш земляк
Карим Хакимов

именно тот человек, который должен

Такое мнение высказал Президент Башкортостана Рустэм Хамитов на пленарном заседании
международной конференции «Россия и исламский мир: история и пбыл перекинуть
цивилизационный мостик между арабским миром и Россией, СССР.

Установить взаимодействие между такими разными культурами Кариму Хакимову помогли
основы ислама, впитанные им с молоком матери. По словам
>>>>

Обращение к президенту РТ

26 марта 2012 г.

Открытое письмо татарской общественности
Президенту Республики Татарстан Р.Н. Минниханову,
Государственному советнику РТ М.Ш. Шаймиеву
Уважаемый Рустам Нургалиевич!
Уважаемый Минтимер Шарипович!
Как и Вы, мы ценим творчество Даши Намдакова.
Он — признанный и выдающийся мастер. Его работы хранятся в ведущих 
>>>

Микрофон да шампан шешәсе була ала.
Малахов кулында

«Пусть говорят» тапшыруы, 16 март 2012

 Римзил Вәли

21.03.2012
Русиянең Беренче телеканалында эфирга чыгучы «Пусть говорят» тапшыруы дистәләрчә
миллион тамашачы җыя. Димәк, ток-шоуны алып баручы Андрей Малахов Мәскәүдә үткән
митинглардан да, хәтта Русия президентының турыдан-туры эфирыннан да тәэсирлерәк
булып чыга. Андрей Малаховның аудиоториясе илбашын яраткан булып кыланучылар даирәсеннән
дә киңрәк диләр. Янәсе,  >>>>

«Наша мечта, чтобы этой скульптуры в Булгаре не было»

Адрес статьи:
www.business-gazeta.ru/article/56366/

22.03.2012 09:16

КРЫЛАТОГО БАРСА ВСЕ-ТАКИ ПЕРЕСЕЛИЛИ ИЗ
ЗАПОВЕДНИКА В МУЗЕЙ. ОДНАКО В ДУМ РТ НАДЕЮТСЯ, ЧТО ЭТО ЛИШЬ ПРОМЕЖУТОЧНОЕ РЕШЕНИЕ

Компромиссный вариант по установке в Булгаре скульптуры барса работы Даши Намдакова
был найден вчера на совещании в Казанском кремле, которое вел первый президент Татарстана,
госсоветник РТ Минтимер Шаймиев. Горячая дискуссия проходила за закрытыми для прессы
дверями. Подробности >>>

“Сөембикә” журналына ачык хат

Милләт һәм йөз аклыгы

Берничә ел элек Казанга Ливанда яшәүче бик затлы ир һәм хатын килеп төште. Әлмәттә
үскән татар егетенең Ливан кызына, нәсел җепләре Мөхәммәт пәйгамбәргә тоташкан бу
гаиләнеңгазиз баласына өйләнүе аларны бик дулкынландырган. “Кемнәр соң алар, татарлар?”-
дип сораучыларга җавап бирү өчен, бу мөхтәрәм кешеләр Казан, Әлмәттә төрле кешеләр
белән очраштылар, тарих, мәдәният белән кызыксындылар. Ливан кодаларны “Сөембикә”
журналының ул чактагы җитәкчесе Роза Туфитуллова йөретте.Татарларның борынгы, көчле
милләт булуы аларны бераз тынычландырды бугай. Ә кунакларга гел ямьсез, хурлыклы
хәлләр генә очраган булса, бу тарихның дәвамы нинди булыр иде икән? Моны күз алдына
китерергә дә куркыныч.

Ни өчен бу хакта гүзәл затлар өчен чыгучы журналга хат язарга булдым мин? Чөнки
бүген зыялы кеше милләтнең халәте, киләчәге турында тыныч кына сөйләшә алмый. Тел,
гореф-гадәт, дин,мәгариф, мәдәният, яшьләр, маңкортлык, имансызлык, инкыйраз галәмәтләре
турында фикерләр күпләргә тыңгы бирми. Бер тарихчы-этнолог дустым Татарстан Президентына
ачык хат-дәгъва язып, матбугатта бастырды. Әмма бу мөрәҗәгать нәтиҗә бирмәде. Күрәсең,
дәлилләр, мәсьәләнең куелышы моңдый дәрәҗәдәге аңлашу өчен кулай булмагандыр. Тарихчы
һәм этнолог үзе озак еллар буе милләтнең үсеш концепциясе өчен җаваплы булып та,
кыйбла таба алмагач, башкаларга ни кала?

Шулай да уйлашып карыйк әле. Глобаль сәясәт, канлы тарих, дәүләт эшләре үз урынында
торганда, һәр йортта, гаиләдә үзенчә милли тормыш бара һәм бу яшәештә хуҗабикәләр,
әниләр, хәләл җефетләр, апа-сеңелләр, әбиләр иң югары статуслы, иң тәэсирле затлар
түгелмени? Президентларны, хөкүмәт әгъзаларын, даһиларны, каһарманнарны да, затсыз
имгәкләрне дә шул ук ханымнар үстерә ич?

Быел Казан полициясе республикабызны, милләтебезне дөнья алдында хур итте. Җавапка
тарттырылучылар барысы татарлар. Бәлки кайберләренең гөнаһы да зур булмагандыр.
Моны тикшерү дә милләт өчен күңелле түгел. Элек алай булганмы икән? Сиксәненче елларда
Васильево тирәсендәге дачаларда кеше ите ашап яшәгән бер адәм актыгы тотылгач, прокуратурада
эшләүче милләттәшләребез шатлыктан җыелып, озак кына “салганнар”. Чөнки кеше ашаучының
татар булмавы ачыкланган. Хәзер андый чакларда милләт аерып торабызмы соң?

Чыннан да, җинаятьченең милләте булмый диләр. Хактыр. Эмма берәр герой, чемпион,
даһи шәхес килеп чыкса, аның милләтен шунда ук әйтәләр, бигрәк тә аның милләттәшләре.
Хилафлык кылучылар өчен дә кыя рәвештә булса да милләте җаваплы кебек. Намусы булган
һәркем моны яхшы аңлый. Хәзер инде гореф-гадәтләр, борынгы йолалар төшеп кала диярсез.
Шулайрак шул. Ләкин милли гадәтләрне югалту, ата-бабадан калган тәртипләрне, язылмаган
кануннарны оныту иң зур фаҗига түгелмени?

Альбина Шәрипова исемле яшь ханым 2-3 фатирны кулына төшерү максаты белән хәләл
ирен һәм каенанасын үтертү өчен киллер яллаган. Ярый әле “заказ” чын бандитлар кулына
барып җитмәгән. Чибәр генә бу хатын хөкемдарлар һәм журналистлар алдына чыкканда
йөзен капламады. Милләттәшне 5 елга төрмәгә утырту, аның җинаяте иманлы татарлар
өчен нинди авыр яра булуын аңламыйдыр да ул.

Вәхшилек кылган адәмнәрнең кайсы яктан булуы, нинди гаиләдә үсүе, мәктәптә ничек
укуы мине һәрвакыт кызыксындыра. Тәрбиячеләрнең, укытучыларның, ата-аналарның күзенә
карыйсым килә.Кайгыдан гайре тагы нинди хисләр кичерә алар? Үкенәләрме икән, сабак
алалармы? Альбина Шәрипованың җинаяте турында ишеткәч, Казан технология университеты
укытучыларына мөрәҗәгать иттем. Алар андый студентканы хәтерләмиләр икән. Беркем
дә, берни дә белми аның турында.

Яшьтән үк туган телен белгән, милли тәрбия алган кешенең җинаятьчелек юлына басуына
ышанып булмый. Тукайны, Такташны укыган, шигырьләр, җырлар яраткан, догалар ятлап
үскән кыз бала иренә киллер яллый алмый дип чамалыйм.

Әхлакый тәрбия эшләрен дәүләт, хөкүмәт башкара алмый. Милләтне чистарту, терелтү,
милли үзаң тәрбияләү кебек бөек вазыйфаны хатын-кызларга гына өясен дә килми минем.
Ләкин гомумән җәмгыятькә, төрле даирәләргә, шул исәптән ирләребезгә, абыйларыгызга,
улларыгызга шушы фикерләремне җиткерер өчен сезгә мөрәҗәгать итәм, ханымнар, туташлар.
Татар конгрессы эшли башлаганга быел 20 тула, милли хәрәкәткә җан керүгә 25 еллап
инде. Яңа гәзитләр,телеканаллар, театрлар, нәшриятләр эшли башлады.Гимназияләр,
колледжлар, мәдрәсәләр ачылды. Менә шушы куәтле милли үзаң, әхлак тәрбияләсен өчен
өр-яңадан үзебезгә тотынырга кирәктер. Халыкның үзеннән башка бу мәдәни учаклар
сүнәчәк бит, агай-эне!

Әйдәгез, киңәшик. Бөтен өмет үзебездә, дөресрәге сездә, хатын-кызлар. Үзем дә кулдан
килгәнне эшләргә сүз бирәм. Алыныгыз эле күмәкләшеп. Татарлар үз телендә сөйләшсен,
үзләренчә яшәсен өчен нәрсә кирәк, шуларның барысын да эшлик.

Җәмәгатьчелекнең бу турыда нәрсә уйлаганын белсәк иде.

Хөрмәтләр һәм өметләр белән

Римзил Вәли

rimzil.valeev@gmail.com

22.03.2012

начальник управления президента РТ по взаимодействию с религиозными объединениямиpКстати,
напомнил я и о том, что Париж не принял Эйфелеву башню, а сегодня она символ Парижа.

Государственному советнику РТ М.Ш. Шаймиеву Әйдәгез, киңәшик. Бөтен өмет үзебездә,
дөресрәге сездә, хатын-кызлар. Үзем дә кулдан килгәнне эшләргә сүз бирәм. Алыныгыз
эле күмәкләшеп. Татарлар үз телендә сөйләшсен, үзләренчә яшәсен өчен нәрсә кирәк,
шуларның барысын да эшлик.